Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Казандагы бер ишегалдында чит ил автомобиле янган
Районда патрульлек итүче полицейскийлар төнге өчтә янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Төнлә Казандагы бер ишегалдында чит ил автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Заречье проспектындагы 26 йорт ишегалдында торган, 19 ел элек конвейердан төшкән «Тойота Ярис» автомобиленә, төзек булмау сәбәпле, ут капкан. Районда патрульлек итүче полицейскийлар, төнге өчтә әлеге янгынны күреп, ут белән көрәшүчеләрне чакырткан.
60нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга алты минут эчендә килеп җиткән. Янгынны өч минуттан соң тулысынча сүндергәннәр.

Чит ил автомобиле тулысынча янып беткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз