news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Казанда Оргсинтез янындагы складларда янгын чыккан

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Төнлә Казанда Оргсинтез янындагы промзона складларында 5,5 мең кв метрдан артык мәйданда янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Химическая урамындагы промзонада янгын чыгу турында хәбәр 112 номерына 23.11 сәгатьтә килгән.

Беренче янгын сүндерү бүлеге килүгә янгын мәйданы 800 кв. метрдан артык булган инде. Складларда агач һәм җиңел ялкынсынган сыеклык сакланганга күрә, янгын вакытында өченче югары авырлык дәрәҗәсе игълан ителгән.

6.35 сәгатькә янгын тулысынча сүндерелгән. Аның мәйданы 5,6 мең кв.метр тәшкил итә.

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 140 кеше һәм 39 берәмлек техника катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot