Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Казанда «Ниссан» автомобиле янган
Бу хәл төнлә Королев урамында булган.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Төнлә Казанда йорт янында торган «Ниссан» янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген 3.00 сәгать тирәсендә Королев урамында «Ниссан Жук» автомобиле януы турында хәбәр килде. Бирегә оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр килгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Беренчел фаразлар буенча, янгын транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз