news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда каршеринг автомобиле кирпеч коймага килеп бәрелгән

Ике кешене хастаханәгә озатканнар.

Төнлә Казанда каршеринг автомобиле кирпеч коймага килеп бәрелгән
шаһитлар

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә Казанның Горький шоссесында «Делимобиль» компаниясенең каршеринг автомобиле катнашында авария булган.

Шаһитлар әйтүенчә, Volkswagen автомобиле зур тизлектә кирпеч коймага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, койма өлешчә җимерелгән һәм машина өстенә кирпечләр коелган.

«Табиблар авария булган урыннан хатын-кызны һәм малайны хастаханәгә алып китте. Малайга карап торышка биш яшьләр тирәсе», - дип искәртте табиблар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100