Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Казанда икмәк пешерә торган заводта янгын чыккан
Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Казанның Крутовская урамында урнашкан икмәк заводында янгын чыгу турында 101 телефон номерына хәбәр килә.
Беренче каттагы юыну бүлмәсендә 3 кв. м. мәйданда пластик түшәм яна башлаган. Янгын сүндерү хезмәте урынга килеп җиткәнче 15 хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә бинадан чыккан.
Янгын турында «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны тулысынча сүндерә. Вакыйга нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән. Башлангыч фаразлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе — электр җиһазларын дөрес кулланмау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз