Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төнлә Казанда җиңел автомобиль юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән
Авария төнге берләр тирәсендә Минская урамындагы 18нче йорт янында булган.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Казанда җиңел автомобиль юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән, машина йөртүче зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген 1.15 сәгатьтә Минская урамындагы 18нче йорт янында 13нче модельле „Лада“ автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә тротуарга килеп кергән. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз