Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Казанда бетонболгаткычка ут капкан
Машинаның двигатель бүлеге һәм кабинасы тулысынча янып беткән.
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Төнлә Казанда бетонболгаткычка ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 2.55 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Казанның Авиатөзелеш районында Яңа Каравай урамындагы йортларның берсе янында «КАМАЗ» бетонболгаткычы януы турында хәбәр алынган.

Өч минуттан соң 5нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре урынга килеп җитеп, йөк машинасы кабинасына капкан утны сүндергән.

Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Машинаның двигатель бүлеге һәм кабина тулысынча янып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз