news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казан үзәгендәге торак йортның аскы катында урнашкан хостелда янгын чыккан

Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Төнлә Казан үзәгендәге торак йортның аскы катында урнашкан «Хәят» хостелында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Карл Маркс урамындагы торак йортның аскы катында урнашкан хостелда янгын чыгу турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 22.42 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урында кунакханәнең аш бүлмәсендәге җиһазларга ут кабуы ачыкланган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән. Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100