news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Казан урамындагы юл читендә торган берничә иномарканы җимергәннәр

Интернетта таралган видеода урамнан барган ир-атлар төркеменең автомобильләрнең тәрәзәләрен тибеп ватуы күренә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Узган төндә Казан урамында парковкалап калдырылган берничә чит ил автомобиленә хулиганнар зыян салган. Шул хактагы видеоязма социаль челтәрләрдә таралды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар.

«Полиция бүлегенә Парин урамындагы бер йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар билгесез затларның автомобильләренә зыян китерүен әйтте. Берничә машинаның тәрәзәсе ватылган», - диделәр «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Урынга полиция хезмәткәрләре килеп, машиналарны җентекләп караган һәм видеокамералардагы язмаларны алган. Кадрларда урамнан барган бер төркем ир-атның юл читендә калдырылган автомобильләрнең тәрәзәләрен тибеп ватуы күренә.

Машиналарның сигнализациясе эшли башлагач, хулиганнар качкан.

Хәзерге вакытта автомобильләргә китерелгән зыянның күләмен ачыклыйлар һәм әлеге җинаятьтә катнашы булган кешеләрне эзлиләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot