news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казан урамнарыннан көндезгегә караганда кар 2,5 тапкырга күбрәк чыгарылган

Башкала урамнарын кардан чистарту дәвам итә

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкала урамнарын кардан чистарту дәвам итә. Төнлә Казан урамнарыннан көндезгегә караганда кар 2,5 тапкырга күбрәк чыгарылды, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының матбугат хезмәте.

Бүген шәһәр урамнарын чистарту эшенә 700 берәмлеккә якын техника җәлеп ителгән. Кар төягән 300 гә якын үзбушаткыч шәһәр читенә 4 мең рейс ясаган. Шулай итеп, узган бер тәүлек эчендә башкала урамнарыннан кар эретү камерасына һәм кар полигоннарына 20 мең тоннадан артык кар ташылган. Шәһәрне чистарту эшләренең төп өлеше транспорт хәрәкәте интенсивлыгы кимегән чорда - төнлә алып барыла. 4 гыйнвар көндез Казан урамнарыннан 5500 тоннадан артык кар чыгарылган булса, төнлә ташылган кар күләме 14 мең 500 тонна тәшкил иткән. Ягъни бу көндезге нормадан 2,5 тапкырга күбрәк. “Водоканал” МУП нең кар эретү камерасы инде берничә тәүлек үзенең мөмкинлекләре чигендә эшли. Тәүлек саен биредә 1500-2000 тоннага якын кар эретелә.

Тәүлек әйләнәсендә кар ташылуга карамастан, әле Казан урамнарында һәм ишегалларында кар көртләрен очратырга була. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов юлчылар алдына киләсе атна башына - укучылар һәм өлкәннәрнең Яңа ел каникуллары тәмамлануга юлларны көртләрдән максималь чистартып бетерү бурычын куйды. Алар яллардан чыгу белән, юлларда транспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы тагын да артачак.

Башарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты мәгълүматларына караганда, торак микрорайоннарында йорт яны территорияләрен кардан чистарту белән 1800 дән артык урам себерүче һәм 120 берәмлектән артык кече махсус техника шөгыльләнә. Көннәр кинәт салкынаеп китү сәбәпле, кар катыланган, шуңа да урам себерүчеләр эше катлауланган. Ишегаллары шәхси автомобильләр белән тулу сәбәпле, эре махсус техника аларда чистарту эшләрен алып бара алмый. Бу хәлдән чыгу өчен, кайбер торак оешмалары административ хезмәткәрләр һәм инженерлар катнашында өмәләр игълан иткән. Аларга шулай ук йортларда яшәүчеләр дә булыша.

Автомобильләр магистральләрне кардан чистарту эшенә комачаулый. Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре тагын бер кат автомобиль хуҗаларын юл янында машиналарын калдырмаска өнди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100