Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Казан бакчачылык ширкәтендә газүткәргеч янган
Янгында газүткәргечнең герметик матдәсе тулаем янып беткән.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Төнлә Казанның Идел буе районы бакчачылык ширкәтендә газүткәргеч янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Казанның Көньяк Сәнәгать урамындагы "Защита" бакчачылык ширкәтендә янгын турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 4 сәгать 45 минутта алынган", – диелгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Янгын сүндерүчеләр сарайны 50 квадрат метрда ут ялмап алуын, ә һавадагы газүткәргечтән ялкын чыгуын күргән.
"Казан шәһәр газ хезмәте" компаниясе хезмәткәрләре газ торбасын тиз арада япкан, янгын сүндерелгән. Газүткәргечнең герметик матдәсе тулаем янып беткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз