news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә фатирда эт өргән өчен штраф салырга тәкъдим итәләр

Федераль министрлык яңа Административ хокук бозулар турында кодекс проектына тәкъдимнәр исемлеген бастырып чыгарды.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия Юстиция министрлыгы гражданнар тарафыннан тынлыкны бозу турындагы законны тулыландырырга тәкъдим итте. Яңа Административ хокук бозулар турындагы кодекс проектына тәкъдимнәр җыелмасын министрлык сайтында бастырдылар. 

«Административ хокук бозулар турында кодексның 14.1 маддәсендәге 6 өлеше 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр гражданнарның тынычлыгын боза торган гамәлләр кылган өчен административ җаваплылыкны күздә тота. Әлеге закон тулыландырылды», — диелә хәбәрдә.

Тынлыкны тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрмәүче гражданнарны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әлеге мисаллар арасында төнлә этләрнең каты өрүе яки улавы, шулай ук төзек булмаган автосигнализациянең эшләве күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot