news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Чаллыда ике ягулык ташу машинасы янган

Янган машиналар «ТрансРеалГаз» компаниясенеке булган.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 14 мартта төн уртасында бердәм «112» номеры аша ашыгыч коткару хезмәтенә автомобильләр кую урынында янгын турында хәбәр алынды, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Әлеге хәл «ТрансРеалГазнең» сакланучы автомобильләр кую урынында килеп чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут ике «Мерседес» ягулык ташу машинасы кабинасын ялмап алган була инде.

Янгынны 10 минутта сүндерәләр. Хәзер янгын чыгу сәбәбе һәм килгән зыян ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot