news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Чаллыда бензовоз янган

Һәлакәт нәтиҗәсендә бензовоз йөртүче 1-2 дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Төнлә Чаллыда бензовоз янган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Төнлә Чаллыда бензовоз янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген 1.36 сәгатьтә 112 бердәм номерына Сәнәгать урамы буенча 135 нче йорт каршында бензовоз януы турында хәбәр килде", – дип аныкладылар ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Зур йөк машинасы йөртүчесе янгын сүндерүчеләр килгәнче янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырыша.

Янгын сүндерүчеләргә утны 15 минутта туктата. Янгын мәйданы 14 кв.метр тәшкил иткән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә бензовоз йөртүче 1-2 дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүче Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot