Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төнлә Чаллы трассасы аша йөгереп чыкканда машина бәрдергән ир-ат үлгән
Автомобиль йөртүче үзе ашыгыч ярдәм чакырткан һәм полиция хезмәткәрләрен көтеп торган.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Төнлә Чаллы трассасыннан йөгереп чыкканда ир-ат җиңел машина тәгәрмәче астында калып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Автошәһәрдәге үз хәбәрчесе сөйләде.
Юл-транспорт һәлакәте Чаллы-Водозабор трассасының 2нче километрында булган. «Лада Гранта» машинасын йөртүче 25 яшьлек ир-ат кичә кич сәгать унынчыда Чаллыдан Ильбухтино ягына бара. Шул вакытта 52 яшьлек җәяүле юл аркылы йөгереп чыга. Караңгыда баручы ир-ат киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмый ә машина бик тиз бара. «Гранта» ир-атны бәрдергән һәм ул каршы як полоса кырыена барып төшкән.
«Эконом» базасы янында көтмәгәндә юлда ир-ат пәйда булды. [Мин] тормозга басарга өлгермәдем. Сәгатенә 50 километр тизлек белән бардым», — дип сөйли агентлык хәбәрчесенә җиңел машинаны йөртүче.
Егет шунда ук туктый, ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номеры буенча шалтыратып, полицейскийларны көтеп тора.
«Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән җәяүле урында үлә. Һәлакәт факты буенча тикшерү үткәрелә», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Автомобильне махсус машина кую урынына озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз