news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин ни өчен шагыйрь булмавын әйтте

Галим мәктәп елларында шигырьләр яза башлаганын, поэзияне яратуын һәм хәзергәчә аннан аерыла алмавын белдерде.

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин ни өчен шагыйрь булмавын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Тәнкыйтьче, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин яшь вакытта шигырьләр язганын, әмма шагыйрь булып китмәгәнен әйтте. Бу хакта ул шагыйрь, алтынчы Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр конкурсында сөйләде.

“Мин дә яшь чагымда шигырьләр яза идем, ләкин шагыйрь булып китмәдем, чөнки миннән, әйтик, Ренат Харислар кебек зур шагыйрь чыга алмавын чамалап алдым. Шуңа күрә мин тәнкыйтьләргә җиңелрәк булыр дип, тәнкыйтьче булдым”, - диде ул.

Тәлгать Галиуллин мәктәп елларында шигырьләр яза башлаганын, поэзияне яратуын һәм хәзергәчә аннан аерыла алмавын әйтеп үтте. “Кол Галидән алып, бүгенге шагыйрьләребезгә кадәр мәкаләләр язам, иҗатларын анализлыйм. Поэзия – җитди әйбер, ул – күңел ялкыны”, - диде ул.

“Һәр шигъри әсәр өстендә көн саен төзәтмәләр кертеп, тырышып эшләргә кирәк. Төзәтмәләр кертмичә язучы шагыйрьләр бик сирәк була. Ренат Харис – шундыйлардан. Ул шигырьләрен шул мизгелдә үк әзер килеш иҗат итә”, - диде галим.

“Лирик яисә башка кызыклы шигырьләр язарга була. Әмма һәр поэтик әсәр синең күңелеңне генә түгел, һәр кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш”, - дип искәртте Тәлгать Галиуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100