Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Төнге велофест" 3 меңнән артык катнашучы җыйган
Велофест башланыр алдынан Кремль диварлары янында катнашучыларга күңел ачу программасы һәм гаҗәеп салют әзерләнгән иде.
(Казан,6 август, «Татар-информ»). Казандагы “Төнге велофест” 3 меңнән артык катнашучыны җыйган. Әлеге велосәяхәттә катнашучылар шәһәрнең тарихи үзәге һәм аерым районнары буенча 29 чакрым юл үткән. Маршрут танылган меценатлар һәм иганәчеләр яшәгән урыннар буенча салынган.
Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова сәламләде. Ул барлык кешегә дә мавыктыргыч сәяхәт теләп калды. Шулай ук чарага җыелучыларны Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Габдрәшитов та котлады.

Сүз уңаеннан, велофестта катнашучыларны бозылган һава шартлары да куркытмады.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Казанда 2014 елдан бирле үткәрелә. Быелгы велофест башланыр алдынан Кремль диварлары янында катнашучыларга күңел ачу программасы һәм гаҗәеп салют әзерләнгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз