news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәне пешкән бер яшьлек бала Яр Чаллы хастаханәсендә вафат булган

Саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә, 9 сентябрь көнне, Яр Чаллы хастаханәсендә тәне пешкән бер яшьлек (2018 елгы) бала вафат була. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Малай хастаханәгә 7 сентябрь көнне “Тәне һәм аяк-куллары пешү” диагнозы белән китерелә. Шул көнне иртән Минзәлә шәһәрендә ана улын юындырганда, ванна бүлмәсеннән чыгып тора. Кире керсә, баласының пешүен күреп, хастаханәгә илтә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, әнисе чыгып киткәч, бала кранны ачып, өстенә кайнар су агыза.

Татарстан буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге ваккытта суд-медицина экспертизасы үткәрелә. Фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100