news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Т.Нагуманов үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым түләү гадиләштереләчәген әйтте

Татарстан бизнес-омбудсмены үзмәшгуль кешеләргә салым түләү буенча җиңелчә режим кертеләчәк, дип әйтте

Т.Нагуманов үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым түләү гадиләштереләчәген әйтте
Александр Эшкинин

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Үз эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр һәм Федераль салым хезмәте үзара мөнәсәбәтләрендә кыенлыклар булмаячак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов әйтте.

«Салым түләү эшләрендә, бюрократиядән тыш, җиңелчә режим кертү турында уйланыла», — дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов. Ә дәүләт алдында экология, чүпләрне юкка чыгару буенча хисап тотуга кадәр башка үзара мөнәсәбәтләр элеккечә кала, дип ачыклык кертте ул.

Аның сүзләренчә, үз эшләре белән мәшгуль булган кешеләрне әлегә башка хисаптан азат итәргә планлаштырмыйлар. Бу зур проблема китереп чыгарырга мөмкин.

Октябрь ахырында үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым турындагы закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта карала. 18 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу документ буенча фикерләрен әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100