Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Тәмле Казан" фестиваленә үзенчәлекле ашъяулык тегеләчәк
Фестиваль 2015 елдан уздырыла.
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Быел “Тәмле Казан” фестивале футбол буенча дөнья чемпионатына багышлана һәм аның үзенчәлеге булып төрле илләр символикасы белән зур эскәтер тора. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның структур бүлекчәләрнең традицион хисап бирү вакытында Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова тәкъдим итте, дип җиткерә мэриянең рәсми порталы.
“Тәмле Казанда” катнашу өчен Россиянең башка төбәкләреннән киләләр, – дип сөйләгән Д.Санникова. – Чираттагы фестивальне Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә үткәрергә планлаштырабыз, уздыру урыны итеп Горький паркы карала”.
Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашкан илләрнең символикасы сурәтләнгән “кунакчыллык ашъяулыгы” фестивальнең үзенчәлеге булып торачак. Хәзерге вакытта дизайн эшләнә.
Белешмә өчен: фестиваль 2015 елдан уздырыла. Узган елда фестиваль августта “Казан” Гаилә үзәге территориясендә үтте. Өч көн эчендә анда 45 мең кеше булды, 12 тоннадан артык ризык, шул исәптән 2,5 мең кыстыбургер ашалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз