Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Тәмле Казан" фестивале Иске Татар бистәсеннән "Казан" гаилә үзәге мәйданына күченә
Өченче тапкыр узачак аш-су фестивалендә Казан, Вологда, Чиләбе һәм Әлмәттән 50 ресторатор һәм җәмәгать туклану предприятиесе катнашачак.
(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Динара Сираҗиева). Өченче тапкыр оештырылучы “Тәмле Казан” фестивале Татарстан башкаласының Иске Татар бистәсендәге урынын “Казан” гаилә үзәге мәйданына алыштыра. Бу хакта Казанның туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Ул һава торышы начар булу сәбәпле, быел бу фестивальне уздыру вакыты июльдән август аена күчерелүен искә төшерде. Аш-су фестивалендә Казан, Вологда, Чиләбе һәм Әлмәттән 50 ресторатор һәм җәмәгать туклану предприятиесе катнашачак.
Татарстан милли кухнясы “Тәмле Татарстан” үзәк секциясендә тәкъдим ителәчәк, янәшәдә исә грузин, грек, мексика кухнялары урын алачак.
Танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышлап, "Татар ашлары йорты" музее да оештырылачак һәм чәкчәк әзерләү буенча осталык дәресе үткәреләчәк.
Фестиваль программасында шулай ук фаст-фуд, молекуляр, экзотик һәм авторлык кухнялары да бар. Кулинария кибетләре һәм фермерларның продукцияләреннән кечкенә базар эшләячәк.
Шеф-поварлар Максим Агуреев һәм Дмитрий Дьяков, Top-Hopтан Николай Кицко осталык дәресе бирәчәк.
Музыкаль программада җирле “Хитобои”, “Сильфред Иванович”, “Джин сити” кавер-төркемнәре чыгышлары көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз