news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Форумның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе – ”КАМАЗ” белән 46,5 млрд сумлык килешү һәм Түбән Камада яңа олефин комплексын финанслау.

Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Рамиль Гали

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан делегациясе "биш"кә эшләде, дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан күп килешүләр имзалады, дип билгеләп үтте ул. Алар арасында Германия банкының “Түбән Кама Нефтехим” гамәви акционерлык җәмгыятенә олефин яңа комплексы төзелешенә 807 млн евро кредит линиясе ачу да бар.

Моннан тыш, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе форум нәтиҗәләренең иң мөһиме республиканың Россиядә инвестицион климат торышы буенча лидерлар өчлегенә эләгүен атады.

Форумда аларның потенциал инвестор белән очрашу, шулай ук республика базарына кергән оешмалар белән эш турында фикерләшү мөмкинлеге булуын да белдерде Талия Миңнуллина.

“Бу форумда яхшы эшләдек дип саныйм. Сез күреп торасыз, Татарстан теләсә кайсы чарада катнаша, һәрберсенең үз бурычы бар”, - диде ул.

Бу эшне оештыру җиңел түгел, әмма нәтиҗәдә бай программа килеп чыга һәм бу оешманың эш сыйфатыннан тора, дип тәмамлады сүзен агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100