news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Т.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры Түбән Камада Театр елын ача

Театр актерлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк, композицияләр башкарачак, бәйрәмгә Түбән Камада үз эшчәнлеген башлаган артистлар да киләчәк.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрьдә Түбән Камада Театр елын ачу тантанасы була. Халык иҗаты йортында «Җидегән чишмә» кичәсе узачак, Т.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары кичәнең кунагы булачак. Бу хакта Түбән Кама театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театр актерлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк, композицияләр башкарачак, шулай ук бәйрәмгә Түбән Камада үз эшчәнлеген башлаган, ә хәзер башка шәһәрләргә күчеп киткән артистлар да киләчәк.

«Җидегән чишмә» - Түбән Камада 80нче елларда оешкан иҗат интеллигенциясе берләшмәсе ул. Үзара аралашудан тыш, биредә яшь талантлар гомумшәһәр кичәләре дә үткәрә. Сара Садыйкова, Сибгат Хәким, Бакый Урманче һ.б. күренекле шәхесләр төрле елларда аның кунаклары булган. Әлеге традиция бүген дә дәвам итә. Нәкъ менә «Җидегән чишмә» Түбән Камада Театр елын ачып җибәрәчәк.

Кичә 18.30 сәгатьтә башлана. Кичәгә чакыру билетларын (алар бушлай) Халык иҗаты йортында – 10.00-19.00, театрда 8.00-19.00 сәгатьләрдә таратачаклар. Әдәби-музыкаль очрашу татар телендә узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100