news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннең үзәк урамында Җәмигъ мәчете төзеләчәк

Мәчеткә берьюлы 1,5 мең кеше сыячак.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Төмәннең Үзәк урамында якын арада Җәмигъ мәчете төзи башлаячаклар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте булачак мөселман йортының проект документларын тикшерә башлаган.

Архитекторлар планы буенча мәчет шәһәр ландшафтына туры киләчәк һәм иң матур дини йортларның берсе булачак. Мәчеткә берьюлы 1,5 мең кеше сыячак. Биредә үк уку-мәгърифәтчелек үзәге урнаштырылачак. Анда җирле мөселманнар җәмгыяте өчен имамнар әзерләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot