news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннең татар журналистлары Татарстан матбугатын үзенә үрнәк итеп куя

«Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Татарстан журналистларын Матбугат көне белән котлады.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Төмән «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова Татарстан матбугатын үзләренә үрнәк дип белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Бөтен укучылар һәм хезмәттәшләрем исеменнән дә Татарстан журналистларына рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең өчен бу беренче чиратта регионнар арасындагы милләтара бәйләнешләрне, дуслыкны ныгыту, һәрвакыт тыгыз элемтәдә булу. Без ул материаллардан үрнәк алабыз», — диде Алсу Сәгыйтова.

Бүгенге көндә яхшы итеп, үрнәк булырлык кешеләр турында язылган мәкаләләр укыйсы килүенә басым ясады «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире.

«Минемчә, журналист, иң беренче чиратта интеллигент, намуслы һәм һәрвакыт дөреслек яклы булырга тиеш. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткереп, язмаларының камил булуы да бик мөһим. Дөрес булмаган мәгълүматларга таянып язылган мәкаләләрне укыйсы килми. Бары төпле һәм тирән анализ белән аңлаешлы телдә язылган мәкаләләр генә киң аудиториядә кызыксыну уята ала», — диде Төмән журналисты.

«Яңарыш» — татар телендә чыгучы Төмән өлкә газетасы. Беренче саны 1990 ел, 15 сентябрь көнне чыккан. Баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова «Бәллүр каләм» бүләге иясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot