news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннең «Әпипә» балалар ансамбле юбилей концертын тәкъдим итәчәк

Коллективның 10 еллыгына багышланган концертта иң яхшы номерлар күрсәтеләчәк.

Төмәннең «Әпипә» балалар ансамбле юбилей концертын тәкъдим итәчәк
tatar-congress.org

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 22 март көнне 19.00 сәгатьтә Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә (Щербаков урамы, 4) «Әпипә» балалар инструменталь ансамбле үзенең юбилей концертын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар мәдәнияте үзәгенең сәнгать җитәкчесе Стелла Шакирова сүзләренчә, коллективның 10 еллыгына багышланган концертта иң яхшы номерлар күрсәтеләчәк. Концертка ансамбльнең элеккеге артистлары, педагоглары да килер дип көтелә.

Тамашачылар үзләре дә программаның тулы хокуклы катнашучылары булачак. Чыгышлар башланганчы, аниматорлар кунакларның күңелен ачарга җыена. Алып баручы кашыкларда уйнау буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Концерт кысаларында ансамбльнең элеккеге әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырылачак.

Концертка керү бушлай.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot