news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең "Милли уеннар" ярышында көянтә-чиләк күтәреп йөгергән татар командасы җиңде

Төмәндә төрле милләт балалары командаларыннан торган милли уеннар ярышында татарларның "Дуслар" командасы беренче урынны алды.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") Төмән шәһәрендә уздырылган “Милли уеннар” Төмән өлкәсе халыкларының милли уеннар эстафетасында татар балалары командасы беренче урынга лаек булды. Бу хакта “Тюменская область сегодня” интернет басмасы хәбәр итә.

Төмәндә төрле милләт балалары командаларыннан торган милли уеннар ярты ел саен инде биш ел дәвамында оештырылып килә. Быел анда татарларның – “Дуслар”, чечен балаларының – “Бөркетләр”, украиннарның – “Тугры дуслар” һәм русларның “Русичи” командалары катнашты. Дүрт очрашу һәм уналты мини-тур барышында һәр команда үз халкының милли уеннары белән таныштырырга тиеш иде. Татар командасы Сабан туйларындагы популяр милли уен – көянтәгә сулы чиләкләр асып йөгерү ярышын тәкъдим итте.

Жюрига танылган җирле спортчылар, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре чакырылды.

Финал ярышы шәһәрнең 17 нче урта мәктәбендә үтте. Команда зачеты нәтиҗәләре буенча “Милли уеннар”да бу юлы беренче урынны Себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалардан торган “Дуслар” командасы яулады. Икенчедә – руслар, өченчедә – чеченнәр һәм дүртенчедә – украиннар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100