news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннең Ембай авылында унтугызынчы гасырда салынган мулла йортын төзекләндерәләр

Ембай авылы унҗиденче гасырда Төмәннән 20 чакрым ераклыкта Тура елгасы ярында урнашкан.

Төмәннең Ембай авылында унтугызынчы гасырда салынган мулла йортын төзекләндерәләр
Бөтендөнья татар конгрессы

(Казан,28 июль, «Татар-информ»). Төмәннең Ембай авылында Том Сойер Фест волонтерлары унтугызынчы гасырда салынган мулла йортын төзекләндерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Том Сойер Фест волонтерлары Төмәннең Ембай авылында урнашкан мулла йортын торгызуга акча җыя. Шулай ук өмәләрдә катнашып һәм төзелеш материаллары белән дә ярдәм итәргә була, диелгән хәбәрдә.

Быел үткәрелгән беренче өмәдә 16 кеше катнашкан. Волонтерларның яртысы - Төмәннән, калганнары - Ембай халкы.

Волонтерлар белдерүенчә, беренче чиратта, бинаның алга таба җимерелүен булдырмаска кирәк.

Ембай авылы унҗиденче гасырда ук Төмәннән 20 чакрым ераклыкта Тура елгасы ярында урнашкан. Авылга Бохара, Сәмәрканд, Ургенч, Хива һәм Урта Азиянең башка шәһәрләреннән килгән кешеләр нигез салган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot