news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәннең 13 авылында активистлар татар ветераннарын Җиңү көне белән тәбрикләгән

Балаларның туган телдә тәбрикләвен ишетеп, ветераннарның күңеле тулды: бездә татар теле сирәк яңгырый, ди иҗтимагый оешма рәисе.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Төмән өлкәсенең 13 авылында яшь татар активистлары 69 ветеранны Җиңү көне белән тәбрикләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов хәбәр итте.

Татар Сәеле авылы активистлары “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов җитәкчелегендә Татар Сәеле, Исәт, Мәңгәр, Яңа Атьял, Кашавыл, Кактамак, Пумаир, Кул авыл, Рауты, Көлек, Калмаклар, Черемушки һәм Беркут авылында 69 ветеранга “Яшь буын” оешмасының Рәхмәт хатын һәм канәфер чәчәкләрен тапшырганнар.

“Балаларның туган телдә тәбрикләгәнен күргәч, барлык ветераннарның да күзләренә яшь тулды. Яшь буынның шундый хөрмәтен күрү алар өчен кадерле иде. Бездә татар теле дә сирәк яңгырый”, - диде Фәрит Корманов.

Тәбрикләү 8-11 май көннәрендә узган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot