news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмәнлеләр Хаҗ сәфәренә җыена
Төмәннән Усман хәзрәт җитәкчелегендә Хаҗга Мәскәү аша китәчәк тагын бер зур булмаган төркем оешкан
Скопировать ссылку
(Төмән, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән мөселманнары Диния нәзарәте 12 кешедән торган мөселманнар төркемен Хаҗ сәфәренә әзерләде, алар 15 нче ноябрьдә Екатеринбург шәһәренә автобуста барып җитеп, аннан юлларын очкычта дәвам итәчәкләр. Төмән диндарлары “Идел-Хаҗ” оешмасы аркылы алдылар визаларын, Мәккәдә Казаннан килгән хаҗиләр төркеменә кушылачаклар. Төмәннән Усман хәзрәт җитәкчелегендә Хаҗга Мәскәү аша китәчәк тагын бер зур булмаган төркем оешкан.
Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларыннан Хаҗга мөстәкыйль рәвештә 72 кеше җыелып китә, алар Камил хәзрәт җитәкчелегендә 17 ноябрьдә Соргыттан туры Мәдинә шәһәренә очачак.
Быел төбәк хакимиятләре Хаҗга баручыларга финанс ярдәме күрсәтә алмады, шунлыктан һәркем үз хәләл акчасына бара.
Хаҗ сәфәренең чыгымнары Төмәннән китүчеләр өчен 75 мең сум, ә Соргыттан китүчеләр өчен 105 мең сум акча тәшкил итә. Мәскәү аша китүчеләрнең Хаҗ сәфәре чыгымнарының күләме әлегә мәгълүм түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot