news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәнгә урман җәнлекләре ияләшә

Бөтен Россиягә салкын булып килгән быелгы кышның суыклыгы Себердә бигрәк тә тотрыклы, салкынлык 40 градуска җиткән вакытлар булды

(Төмән, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бөтен Россиягә салкын булып килгән быелгы кышның суыклыгы Себердә бигрәк тә тотрыклы, салкынлык 40 градуска җиткән вакытлар булды. Инде көннәр йомшара башласа да, бүген дә менә көндез 20 градус салкынлык булса, төнлә 30 градуска кадәр төшәчәк.
Мондый салкын кышлар узган гасырның 40-60 нчы елларында була торган иде, төкерек җиргә төшеп җитми боз булып ката, диләр иде өлкәннәр. Хәер, ул елларда да, сирәк кенә булса да, табигатьтә тайпылышлар булгалады. 50 нче елны каршы алган көннәрдә бәйрәмчә җиһазландырылган мәйданнарда боздан эшләнгән сыннар эреп юкка чыккан иде.
Соңгы берничә дистә елда Себер кышлары зәһәр суыклар күрсәтмәде. Быел менә янә- гайре табигый хәл. Быел кар да гадәттән тыш күп яуды, урманнар карга күмелде, кырлар калын кар катламнары астында калды, шунлыктан урман җәнлекләренә ризык табу кыенлашты.
Ризык эзләп, әледән-әле ачлыктан миңгерәгән я пошилар килеп керә шәһәр эченә, я ярканат, тилгән, ябалаклар шәһәрнең үзәк мәйданына ук килеп куна. Гадәттән тыш очракларда ярдәм күрсәтүчеләр аларны тукландырып шәһәрдән урманга озату чараларын күрергә тырышалар, әмма бу эштә тәҗрибәләре әле юк дәрәҗәсендә.
Кешеләр мәрхәмәтле булса да, шәһәр кошлары бернинди дә кунакчыллык күрсәтми аларга. Әле менә алдагы көнне генә шәһәр үзәгендәге бер скверда кар белән капланган чыршы куаклары арасында посынып утырган ябалакны каргалар көтүе куалап чыгаруын күзәтергә туры килде. Каргалар өере утырган җиреннән куып чыгарып кына калмады урман кунагын, акыра-бакыра куып та китте аны.
Ярый әле урман җәнлекләрен кызгана кеше, хәбәр ишетү белән гадәттән тыш очракларда ярдәм итүчеләр килеп җитә аларны коткарырга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100