news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә яшь гаиләләр бәйгесе көтелә
15 май көнне Төмән шәһәрендә Александр бакчасының ачык мәйданында “Яшь татар гаиләсе” бәйгесе булуы көтелә
Скопировать ссылку
(Төмән, 11 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). 15 май көнне Төмән шәһәрендә Александр бакчасының ачык мәйданында “Яшь татар гаиләсе” бәйгесе булуы көтелә.
Бу чараны Төмән шәһәре культура идарәсенең социаль заказы буенча Лилия Кәримова җитәкләгән Татар мәдәният үзәге өлкә татарлары Конгрессы катнашы белән әзерли.
Игъланда әйтелгәнчә, бәйгедә катнашачак гаилә үзе белән таныштыру (визит карточкасы), сәнгать чыгышы, милли гаилә традицияләре турында сөйләргә, милли аш әзерләп алып килергә тиеш.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар 10 нчы майга кадәр кабул ителә, диелгән иде игъланда. Бүген унберенче май, ә катнашырга нибары өч гаилә теләк белдергән.
Шулай булуга карамастан, бәйге билгеләнгән көнендә үткәреләчәк, дип белдерделәр Татар мәдәният үзәгенең бу чара өчен җаваплы хезмәткәре Стелла Шакирова һәм өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова. Татар мәдәният үзәгенең җитәкчелеге билгеләнгән чара үткәрелергә тиеш, дип карый, бәйге барышында анда катнашырга теләүчеләрнең килеп кушылуына өмет итә.
Бер ел элек яшь гаиләләр бәйгесен үткәрү карары матур ният белән кабул ителгәндер, бу чарага культура идарәсе һәм өлкә татарлары Конгрессы тарафыннан финанс чыгымнары да каралган, Татар мәдәнияте үзәгенә тулы ышаныч күрсәтелгән, ә менә ахыргы нәтиҗәсе 15 нче майда билгеле булыр.
Ничек кенә булмасын, бәйге үтәр, җиңүчеләр игълан ителер, татар мәдәниятен үстерү өчен чаралар күрелүгә бер дәлил булып елъязмага да теркәтелеп куелыр.
Оештрыучылар арасында милли эшләр комитеты да күрсәтелгән булса да, комитет ишетеп кенә белә икән әлеге чара үткәреләчәге турында, үзе катнашмый, шәһәрнең башка иҗтимагый оешмалары да җәлеп ителмәгән яшь гаиләләр бәйгесен оештырып үткәрү эшенә: милли гаиләне саклау, ныгыту юнәлешендә дистә ярым эш алып барган татар хатын-кызлар оешмасы да, яшьләр оешмалары да, милли-мәдәни мохтәриятләр дә.
Шулай итеп, төбәк татарлары үсешенең компекслы программасы булмаудан, татар җәмәгатьчелегенең таркаулыгыннан кызганычлы хәлләр әледән-әле килеп чыгып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2