news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә яңа яр буе скверына исем сайлыйлар

Ярларны ныгыту эшләре озакка сузылган кебек, скверга исем сайлау да озакка сузылды, чөнки аның тирәсендә менә инде берничә ел бәхәс бара

(Төмән, 18 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән шәһәренең тарихи үзәгендә - борынгы Төмән ханлыгы башкаласы Чимге-Тора шәһәренең нәкъ үзәге булган урында, Түре (Тура) елгасына Төмән елгасы килеп кушылган текә ярда - төзекләндерү эшләре берничә елга сузылган яр буе скверын ачу көннәре якынлашып килә, ә аңа әле исем бирелмәгән.
Ярларны ныгыту эшләре озакка сузылган кебек, скверга исем сайлау да озакка сузылды, чөнки аның тирәсендә менә инде берничә ел бәхәс бара. Төмән казаклар оешмасы аңа Ермак исемен бирүне таләп итә, православ чиркәве әһелләре нәкъ шушы урында торган чиркәүнең Сталин репрессиясе елларында җимерелүен истә тотып, Благовещение исеме кушылуны тели, хәтта руслар арасында да Себергә Ермак яулары килгәнгә кадәр ике гасыр яшәгән Чимге-Тора каласы исемен тәкъдим итүчеләр бар.
Шушы көннәрдә генә Төмән шәһәре Думасының комиссия утырышында янә каралды яр буе скверына исем бирү мәсьәләсе, әммә җыенда катнашкан депутатлар уртак фикергә килә алмадылар. Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, шәһәр Думасы депутаты Ришат Җиһаншин Төмән шәһәренең йөзек кашы булып торган тарихи үзәктәге скверга аларның дәүләтчелеген яу белән килеп җимергән Ермак исемен бирү шушы җирдә күп гасырлар дәвамында Себернең төп халкы булып яшәгән татарларның күңелен рәнҗетеп кенә калмас, төбәгебездә сәяси тотрыклыкны да какшатыр, бу очракта беркемнең дә җан-бәгырен рәнҗетми торган исем сайларга кирәк, дисә дә, аның фикерен кабул итмәде утырышта катнашучылар. Шәһәр депутатлары, бу мәсьәләгә бәйле җаваплылыкны үз өсләренә аласылары килмичә, исем сайлауны шәһәр халкы карамагына тапшырдылар, күпчелек нинди исем тәкъдим итсә, шул исем бирелер скверга, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Бу урын, чынлап та, бик күп тарихи истәлекләрне саклый. Борынгы Чимге-Тора шәһәре өч яктан күтәрелгән текә яр башында урнашкан, ясалма ныгытмаларны шәһәрнең көньягында гына корырга туры килгән, аның шулай булганлыгы бүген дә җиңел күзаллана. Шушы мәйданда әби патша Екатерина II тарафыннан салдырылган ике катлы бинада Край музее урнашкан. Элекке елларда шәһәр кысаларындагы бердәнбер челтәрле агач күпер шул бина каршында иде. Шәһәрнең йөрәге кебек иде ул күпер, шуңа да өлкәнрәк буын кешеләренең күңелләрендә кадерле истәлек булып саклана, буыннар бәйләнешенең символы да ул. Ул күпер урынында елга аша сузылган җәяүлеләр күпере хәзер Гашыйклар күпере дип атала, музей белән янәшәдә - Бөек Ватан сугышында һәлак булган төмәнлеләр истәлегенә куелган мәһабәт һәйкәл комплексы.
Никахлашкан парларның туй башланыр алдыннан монда килеп китүләре күптән инде күркәм традициягә әверелде. Парлар Гашыйклар күпере буйлап узалар, һәйкәл алдында тын гына баш иеп торалар. Һәр төмәнле өчен күңелләрдә кадерле дә, якты һәм сагышлы да истәлек-хатирәләрне, буыннар ядкарен яңарту, киләчәккә якты өметләрне ныгыту, хыялларны канатландыру урыны бу, шунлыктан аның исеме дә һәр кешенең күңеленә хуш килерлек булсын иде, дип уйлаучылар аз түгел. Андыйларның күбрәк булып чыгуын теләргә генә кала әлегә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100