news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә яңа мәчет төзелә

Төзелеш эшләре тоткарланмаган очракта, яңа мәчет ел азагында ачылыр дип көтелә.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Төмәндә тагын бер мәчет барлыкка киләчәк. Ул Төмәннең яңа "Тура" микрорайонында төзелә, дип хәбәр итә Төмән шәһәре милли-мәдәни автономиясе. 
 
Аллаһ йортының нигезе әзер. Күптән түгел генә булачак мәчет тирәсен өмә җыеп тәртипкә китергәннәр. Шул ук көнне булачак мәчет нигезендә беренче азан әйтелгән. 
 
Мәчет төзелешенә 9,5 млн сум акча җыелган. Шуларның 5 млн сумын Төмән өлкәсе Хакимияте бүлеп биргән.
 
Төзелеш эшләре тоткарланмаган очракта, яңа мәчет ел азагында ачылыр дип көтелә. 
 
  • Бүгенге көндә Төмәндә дүрт мәчет бар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot