news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә яңа бульварга исем бирүгә бәйле бәхәс купты

Түренең менә шул тирәдәге уңъяк ярын ныгыту һәм анда бульвар корып җиһазландыру эшләре тәмамланып килә, тиздән аны тантаналы ачу чарасы үткәреләчәк

(Төмән, 29 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Себер ханлыгына кадәр үк булган борынгы Төмән ханлыгының башкаласы Чимге –Тура шәһәренең үзәге Түре (Тура) елгасы белән Төмән елгасының култыгында урнашкан булган, бу урын бүген дә шәһәрнең тарихи үзәген тәшкил итә.
Төмән елгасы Түрегә аның уңъяк биек ярын ерып агып төшә, ике елганың тоташ биек ярлары, елга сулары Чимге-Тура шәһәрен төньяк-көнчыгыш юнәлешеннән янаган дошманнардан саклау өчен табигый ныгытма булып торуы белән дә зур әһәмияткә ия булган, шул мәгънәдә тарих битләрендә теркәлгән.
Нәкъ ике елга кушылган урында, текә яр башында, әби патша Екатерина боерыгы белән төзелгән ике катлы тарихи бинада Край музее урнашкан, аның янында гына Бөек Ватан сугышында корбан булган төмәнлеләр истәлегенә мәңгелек утлы һәйкәл комплексы корылган. Аларга каршы гына Түре елгасы аша бердәнбер челтәрле агач күпер озак еллар хезмәт итте халыкка, ул да шәһәрнең үзенчәлекле билгесе, матур бер бизәге буларак төмәнлеләр хәтерендә саклана. Безнең заманда Төмән шәһәрендә Түре елгасы аша берничә заманча күпер салынды, ә менә элекке агач күпер урынында елганың уң һәм сул ярлары арасында асылмалы җәяүлеләр күпере сузылды, төмәнлеләр аңа “Гашыйклар күпере” дигән исем бирде. Менә шушы Край музее, аның янәшәсендәге һәйкәл комплексының мәйданы, “Гашыйклар күпере” яңа никахлашкан парларны уратып алган төркемнәрдән бушап тормый, законлы никахларын теркәгәннән соң, туй алдыннан, яңа кавышкан парлар менә шушы мәйданга килеп, һәйкәл алдында тантаналы тынлыкта басып торганда, “Гашыйклар” күпереннән узганда изге теләкләренә чумалар, бу урынны үзләренең мәхәббәт хисләрен тирәнәйтүче, якты хыялларына юл ачучы газиз урын - өлкән буыннардан калган кадерле ядкарь итеп кабул итәләр, күпер челтәрләренә йозакларын элеп, бикләп китәләр, ул йозак аларның бәхетен саклар, дип өметләнәләр хыялый яшьләр.
Тиздән бу тарихи истәлек булып торган комплекс тагын да киңәячәк, ямьлерәк булачак. Түренең менә шул тирәдәге уңъяк ярын ныгыту һәм анда бульвар корып җиһазландыру эшләре тәмамланып килә, тиздән аны тантаналы ачу чарасы үткәреләчәк, әмма бульварга әле исем табылмаган.
Төмән өлкәсе рус казаклары оешмасы өлкә Хөкүмәте каршындагы милли-мәдәни оешмалар координацион Советыннан Түре ярындагы яңа бульварга Ермак исемен кушу теләге белән шәһәр Думасына мөрәҗәгать итүен үтенгән. Казакларның менә шушы үтенече шәһәр хакимиятенең төмәнлеләрне яңа бульварга исем сайлауда катнашырга чакыру игъланын белдерүгә сәбәп булды.
Бу хәл татарлар арасында ризасызлык тудырды, чөнки азчылыкны тәшкил иткән милләттәшләребезнең тәкъдиме исем сайлау ярышында җиңеп чыга алмаячагы алдан ук һәркемгә билгеле. Ришат Җиһаншин җитәкчелек иткән өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте дә бу мәсьәләгә карата битараф калмады, аны үзенең Шура утырышында карады.
Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте Шурасы Ермак басып алган, бүгенге көндә барлык милләтләр яшьләрен тәрбияләүдә зур роль уйнаган тарихи үзәктә Себер ханлыгын җимергән казак атаманы исемен бирү төбәктә милләтләр арасында урнашкан дуслык-татулык мөнәсәбәтләренә зыян китереп кенә калмаячак, җирле татарларның күңелен тирән рәнҗетәчәк, дигән фикергә килде һәм яңа бульварга исем сайлауны халык сайлавына куюга карата ризасызлыгын белдереп, киләчәктә дә Ермак исемен ниндидер объектларга кушу белән мавыгу булмасын иде, дигән теләген шәһәр Думасына җиткерде.
Тубыл шәһәренең иң матур урынында җәелдерелгән бер бакчасында Ермак истәлегенә куелган мәһабәт бер һәйкәл дә бик җиткән Себер өчен, дип карыйлар якташларыбыз.
Милләттәшләребезнең күпчелеге исеме тирәсендә бәхәс куптарган әлеге бульварга “Яңа бульвар” исемен тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100