news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Укучылар җырлады, биеде, милли уеннар уйнады, рәхәтләнеп татарча сөйләште, дип хәбәр итә Төмән татарлары сайты.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). 2 март көнне Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары Каскара мәктәбенә семинарга җыелып, тәҗрибә уртаклашкан. Акъяр, Индрәй, Муллаш, Талымхан, Ямбай, Шыкча, Каскара мәктәпләренең татар теле укытучылары гына түгел, ә башлангыч сыйныф мөгаллимнәре дә килгәннәр иде, дип хәбәр итә Төмән татарларының "Яңарыш" сайты.

“Яңа стандартлар нигезендә заманча укыту” дигән темага яшь укытучылар - Әлфинур Бакиева һәм Зөһрә Риханова рус hәм татар әдәбиятын чагыштырып ачык дәрес күрсәттеләр. “Әбиемә бүләккә” дигән класстан тыш чараны Вәсилә Әлмукова оештырган. Биредә укучылар әбиләрен бүләкләделәр, җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.

Түгәрәк өстәл артында Талымхан мәктәбе укытучылары Эльмира Садыйкова мастер-класс, Гөлфирә Сагетдинова “Яңа стандартлар нигезендә татар телен заманча укыту” дигән темага эчтәлекле чыгыш ясады. Кунаклар дәресләргә зур бәя бирделәр”, - дип сөйләгән район татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова.

Мөгаллимнәр уку елында башкарылган эшләр белән уртаклашкан, яңа эшләр турында сөйләшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100