news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә Тимур Насыйров истәлегенә ат ярышлары була

Урал федераль округы чемпионаты Түбән Тәүдедә узачак.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). 25 августта Төмән өлкәсендә Түбән Тәүдедә Урал федераль округы чемпионаты беренчелегенә һәм Тимур Насыйров истәлеге кубогына ярышлар уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төмән өлкәсе өчен традицион чара Россия төбәкләрендә атта йөрүче спортчыларны һәм һәвәскәрләрне берләштерә. Ярышлар 40, 80, 120 километрлы дистанцияләрдә уза. “Халыкара кагыйдәләр буенча, дистанциягә спортчылар һәм атлар тиешле квалификация белән генә кертелә”, - дип аңлата Төмән атчылык берлеге директоры Юлия Рәхмәтуллина.

Аерым бүләкләр Тимур Насыйров истәлеге кубогында катнашучыларга каралган. Спортчы 2014 елда һәлак булган. Ул төбәк һәм бөтеноссия дистанцион ат ярышларында катнашып килгән.

Биредә “Түбән Тәүде” ат спорты комплексы тәрбияләнүчеләре, артистлар чыгышлары, фермерлар ярминкәсе көтелә.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot