news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмәндә Тимур Насыйров истәлегенә ат чабышлары үткәрелгән
Әлеге ярышлар 2014 елдан бирле оештырыла.
Скопировать ссылку
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде авылында Тимур Насыйров истәлегенә ат чабышы буенча Урал федераль округы чемпионаты үткәрелгән. Бу хакта "Регион-Төмән" телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Атлар 40, 80 һәм 120 чакрымга чабышкан. Чапкыннарның барысы да спорт остасына кандидатлар, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре. Түбән Тәүдәдә алар тагын да зуррак ярышларда катнашу өчен квалификация ала.
Шулай ук, бу көнне тамашачыларга концерт программасы, квест-уен әзерләнгән. Кунакларның ГТО нормаларын тапшыру һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге дә булган.
- Әлеге ярышлар 2014 елдан бирле үткәрелә. Чемпионат исемен йөрткән Тимур Насыйров Төмән өлкәсендә ат чабышларында еш катнаша торган булган. Моннан дүрт ел элек аның гомере вакытсыз өзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot