news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә “Татарстан рәссамнары” күргәзмәсе ачылды

Төмән өлкә музеенда Татарстаннан 78 рәссамның төрле жанрдагы 124 эше куелган.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Төмән өлкә музеенда “Татарстан рәссамнары” күргәзмәсе ачылды. Анда төрле дәрәҗәдәге 78 рәссамның төрле жанрдагы 124 эше куелган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстанның танылган иҗат әһелләре Искәндәр Рафиков, Сергей Кузьминых, Фәридә Якупова, Шамил Шәйдуллин, Виктор Аршинов һәм башка күпләрнең иҗатлары тамашачыга тәкъдим ителгән.

"Сәнгать сөюче Елена Камалова рәссам Роза Хузинаның “Барлык булдырылганның парлылыгы” исемле картинасын бик яраткан. “Бу җиңел яфрак формасында Коръән аятьләре ярдәмендә ясалган рәсем яшәешнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итә, экзистенциаль сораулар тудыра. Болар бүгенге зур тизлек белән барган тормышыбыз өчен бик мөһим, - дип уртаклашты ул үз фикерләре белән. – Күргәзмә төрлелеге белән дә җәлеп итә. Ул бик җылы һәм күңелгә якын кабул ителә. Абрек Абзгильдинның якты, тирән кичерешләргә этәрә торган “Муза”, Вячеслав Ильинның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Шагыйрь уйланулары” ошады. Бу рәсем балачакны, Тукай шигырьләрен өйрәнеп үскән чорны искә төшерде. Тагын да Илнур Сираҗиевның тирә-ягында карлыгачлар очкан “Бурят кызы”нда хатын-кызны оста сурәтләвен яраттым”, - диде Елена Марат кызы, һәркемне дә күргәзмәгә чакырды. Андагы табигый төсләргә, иҗат ысулларының төрлелегенә, рәсемнәр аша бирелгән фәлсәфәгә, кызыклы сюжетларга соклануын белдерде", дип яза "Яңарыш" сайты.

Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев Төмән өлкәсе рәссамнарының күргәзмәсе Казанның Рус сәнгате галереясында 8 февральдә ачылачагын хәбәр иткән. “Бер айдан ул сынлы сәнгать үзәге булган Алабуга шәһәренә юл алачак, Яр Чаллы шәһәрендә дә аның белән танышу мөмкинлеге булдыру турында уйланабыз”, - дигән ул.

Күргәзмә ачылышында Төмән өлкәсенең сәнгать коллективлары чыгышлары булган, экскурсия үткәрелгән.

“Татарстан рәссамнары” рәсемнәр күргәзмәсе Иван Словцов исемендәге өлкә музеенда (Советский урамы, 63нче йорт) 29 апрельгә кадәр эшлиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100