news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә татар теле укытучылары семинары дәвам итә

Төмәндә татар теле укытучылары семинары дәвам итә

(Төмән, 24 ноябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Кичә Төмән төбәк мәгарифен үстерү институтының Алевтина Туний җитәкләгән милли мәгариф лабораториясе татар теле укытучылары өчен 2 көнлек семинарның беренче көнен үткәрде. Семинар «Гомум белем бирү учреждениеләренең белем-тәрбия бирү процессында татар этно-мәдәни компонентын гамәлгә ашыру» дигән темага багышланган иде.

Семинарга 20 кеше килгән, шуларның икесе – мәктәп директорлары, берсе мәгариф бүлеге хезмәткәре, калганнары – татар теле укытучылары.

Семинарны Төбәк мәгарифен үстерү институты проректоры М.В.Кускова ачып җибәрде. Анда чыгыш ясаган Мәгариф һәм фән департаментының гомумбелем бирү бүлеге җитәкчесе һәм мили мәктәпләр кураторы Ирина Поварова, хөкүмәт базис укыту планы буенча аңлатмалар биреп, укыту планына укытучылар коллективы төзәтмәләр тәкъдим итә ала, бу мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, әмма әлегә бер мәктәптән дә тәкъдим килгәне юк, диде. Милли эшләр комитетының баш белгече Рифкать Насыйбуллин да үз чыгышында семинарга җыелган укытучыларны җылы котлады.

Институт профессоры Любовь Пиманованың «Заман шартларында этно-мәдәни белем бирүнең төп юнәлешләре» дигән доклады тыңлаучыларда тирән кызыксыну уятты. Бу чыгыш телне өйрәнгәндә себер татарлары тарихына бәйле сүзләрнең, атамаларның килеп чыгышларын ачуы белән дә әһәмиятле булды. Докладчы татарлар арасында үткәргән сорауларга җавап алу нәтиҗәләренә таянып, себер татарларының рухи-мәдәни кыйммәтләрен ачып күрсәтте. Бу тикшеренүләр шуны күрсәткәннәр: Себердә яшәүче татарлар рухи-мәдәни кыйммәтләрдән өлкәннәргә ихтирам күрсәтүне беренче урынга куйганнар, ә икенче урында – туган телне күрсәткәннәр. Өченче урында – милләт тарихын белү, аннан соң балалар турында кайгырту, башка милләт кешеләре белән дус-тату яшәү, халыкның борынгыдан килгән чиста, пакь тормыш рәвешен саклау. Себер татарлары ата-баба мирасы булып калган шушы рухи-мәдәни байлыкны саклап калырга омтылулары белән аерылып торалар, дигән нәтиҗә ясаган шушы темага чыгыш ясаган Любовь Пиманова.

Милли мәгариф лабораториясе җитәкчесе Алевтина Туний төбәк укытучыларының тәҗрибәсенә таянып, этно-мәдәни компонент нигезендә укучыларның фәнни эзләнүләрен үстерү юнәлешендә ифрат кызыклы тәкъдимнәрен җиткерде укытучыларга.

Лаборатория доценты Сания Насыйбуллина яңа дәреслекләргә тирән анализ ясап, Себер шартларында кайсыларын кулланырга кирәклегенә дә ачыклык кертте.

Укытучылар үзләрен тирән борчыган бер мәсьәләгә бәйле фикер алышуда бигрәк тә актив катнаштылар — ул татар мәктәпләрендә беренче сыйныфта татар теле дәресләре кертелми калу. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелде. Хөкүмәт базис планында 1 сыйныфка 20 сәгать бирелгән, артык бер сәгать бирергә дә хакы юк мәктәпнең, чөнки мәктәп һәм төбәк компонентларыннан да 1 нче сыйныфка сәгатьләр бирелмәгән, ә хөкүмәт стандартыннан чигенергә мәктәп директорның хакы юк.

Тәҗрибәле укытучыларның фикеренчә, мәктәпкә рус телен белми кергән татар баласын беренче көннән ул белмәгән телдә укыту һәм тәрбияләү алар өстенә икеләтә йөк булып төшә, акыл һәм психик үсешенә зыян китерә. Шулай итеп, туган тел хисабына уку атнасын 5 көнлеккә күчерү баланың саулыгын саклауга түгел, чит телдә укырга мәҗбүр булуы аркасында аның саулыгына зыянга гына булып чыга. Шушы җәһәттән милли мәгариф лабораториясенә туган телгә нигезләнми укыту системасының балаларның акыл, фикер үсешенә, сәламәтлегенә ясаган йогынтысын тикшерү эшләрен башлап җибәрергә киңәш ителде. Милли мәктәпләр, фәнни-эзләнүләр институты юкка чыгарылган бүгенге көндә, бу бурыч Төбәк мәгарифен үстерү институтына йөкләтелергә тиештер инде, диделәр укытучылар.

Түбән Тәүде районының Чугунай мәктәбе директоры Фәрит Кәримов та хәл итәргә мөмкин булмаган проблема алдында калуын белдерде. 50 процент татарлар укыган мәктәптә элек туган тел укытылган, ә менә соңгы елларда үткәрелгән мәгариф реформаларыннан соң, татар теле сәгатьләре кертелми икән. Балалар да кирәксенми, ата-аналарга да кирәкми татар теле дәресләре, чөнки рус авылы Чугунай белән татар Эске авылы тоташкан булу сәбәпле, катнаш гаиләләр саны елдан-ел арта бара. Тубыл район мәгариф бүлеге белгече Нәҗибә Рәхимованы да шул ук пролема борчый. 30-35 процент татар балалары укыган мәктәпләрдә татар теле укытылмый, кайбер ата-аналар шуңа ризасызлык белдерә. Ә инде мәктәпкә барып татар телен укыту проблемасын хәл итә башласаң, күпчелек ата-ана каршы чыга. Димәк, мәктәп коллективы туган телнең иң беренче баланың акыл үсеше өчен, дәүләт телен камил үзләштерү өчен кирәклеген ата-аналарга аңлатып җиткерми. Рухи-мәдәни кыйммәтләр арасында туган телен икенче урынга куйган халыкның баласының мәктәптә туган телен өйрәнүен теләмәвенең сәбәпләре тирән яшеренгән. Бу хәлне халык үзе ачыкламаса, башка милләт вәкилләре бу мәсьәлә белән шөгыльләнмәчәк. Аңлаешлы сәбәпләр аркасында семинарда катнашучылар бу мәсьәләгә артык басым ясамаска булдылар шикелле.

Ничек кенә булмасын, семинар бик файдалы булды, катнашучылар аңа югары бәя бирде.

Әмма семинарга санаулы белгечләрнең генә килүе, район мәгариф бүлекләренең һәм мәктәп җитәкчеләренең семинарда каралган мәсьәләләргә карата битараф булуларын күрсәтте. Сания ханым Насыйбуллинаның әйтүенә караганда, татар теле укытучылары гына түгел, рус теле укытучылары да, татар мәктәпләренең директорлары да чакырылган булган. Районнардан 1,2,3 әр кеше генә килгән, кайберләреннән исә бер вәкил дә юк.

Бүген семинар эше Яркәү районының Яңа Каешкүл мәктәбендә дәвам итә. Анда татар һәм рус телләре, әдәбиятлары, музыка дәресләре күрсәтү, тәҗрибә белән уртаклашу планлаштырылган. Милли мәгариф проблемаларын хәл итү тәҗрибәсе белән Яркәү районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Надежда Селюнина да катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot