news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татар теле олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

Җиңүчеләрне Казанга халыкара олимпиадага җибәрергә дигән карар кабул ителгән.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел каникуллары вакытында Төмән өлкәсендә татар теле буенча олимпиада узган. Быел татар теле олимпиадасында өлкәнең Вагай (Карагай, Аусак, Тугыз, Юрмы), Тубыл (Вәчир, Лаемтамак), Төмән (Акъяр, Индрәй, Муллаш, Ямбай, Шыкча), Ялутор (Аслана, Яңа Атьял, Исәт), Яркәү (Карбан, Яңа Кәешкүл) районнарыннан һәм Төмән шәһәренең 52нче мәктәбеннән 36 укучы катнашты. Алар Төмән шәһәренең 21нче гимназиясенә җыелды, дип хәбәр итә “Яңарыш” газетасы.

Беренче көнне татар теле, икенче көнне татар әдәбияты буенча көч сынашкан укучыларның җавапларын хөрмәтле жюри җентекләп тикшергән. Жюрида филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының социаль һәм гуманитар фәннәр институтының гомум тел белеме кафедрасы профессоры Хәнисә Алишина (рәис), Тубыл дәүләт педагогия институты доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова, шул ук институт доценты, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада “Регион-Төмән” телерадиоширкәтендә әзерләнгән Төмән бае Нигъмәтулла Сайдуков турындагы “Әссәләмү-галәйкум, Себер” телефильмын да күрсәткәннәр. Көннең икенче яртысында катнашучылар яңа ачылган “Россия – минем тарих” мультимедияле тарихи паркын караган.

Татар телен яратучылар алдында Хәнисә Алишина, Рафаэль Гадиев, Альберт Алтынгузин өлкәдәге бердәнбер татар басмасы “Яңарыш” турында җылы сүзләр әйткән, аңа язылырга, ярдәм итәргә кирәклеген белдергән. 36 укучыга да өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров татлы бүләкләр җибәргән.

“Яңарыш” сайты Олимпиада җиңүчеләр исемлеген хәбәр итте:

“Татар теле буенча 1, 2, 3 нче урыннарга 9 класслар арасында Асия Яруллина (52нче мәктәп, Төмән шәһәре), Наилә Кәримова (Төмән районы, Индрәй мәктәбе), Адилә Баязитова (Төмән районы, Шыкча); 10 класслардан Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор, Яңа Атьял), Ләйсән Айдбаева (Төмән, Шыкча), Эльвина Фәтхуллина (Вагай, Юрмы); 11 класслардан Алсу Фәйзуллина (Вагай, Юрмы), Алинә Исмәгыйлова (Вагай, Тугыз), Элина Хисаметдинова (Ялутор, Яңа Атьял) ия булды.

Татар әдәбиятыннан иң югары баллны 9 класслардан Рузанна Фастуллина (Төмән, Шыкча), Розалинә Назыйрова (Ялутор, Исәт), Адилә Баязитова (Төмән, Шыкча); 10 класслар арасында Ойша Хисаметдинова(Ялутор, Яңа Атьял), Ләйсән Айдбаева (Төмән, Шыкча), Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор, Яңа Атьял); 11 класслардан Элина Хисаметдинова (Ялутор, Яңа Атьял), Азиза Юнысова (Төмән, Шыкча), Алсу Фәйзуллина (Вагай, Юрмы) җыйдылар."

Соңыннан жюри рәисе Хәнисә Алишина болай дип белдергән: “Өлкә мәгариф һәм фән департаментында оештыру комитеты утырышында 8 укучыны: өч татар теле һәм өч әдәбияттан җиңүчене һәм Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе белән Тубыл районының Лаемтамак мәктәбенең 8 класс укучыларын Казанга халыкара олимпиадага җибәрергә дигән карар кабул ителде”. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100