news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узды

Вагай районы Тугыз мәктәбе укытучысы Венера Ибукова коллегаларын туган авылы, күренекле шәхесләре белән таныштырды.

Төмәндә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узды
http://yanarish72.ru

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 11 гыйнварда Төмән шәһәренең җитештерү һәм социаль технологияләр көллияте бинасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы узды.

Төмән татарларының «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазина хәбәр иткәнчә, әлеге чара быел гадиләштерелгән вариант буенча, ягъни туган тел һәм әдәбияттан биремнәр берләштерелеп үткәрелде. Шул сәбәпле, балалар биремнәрне бер көндә үтәделәр. Өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән 16 укытучы олимпиадада катнашырга 8-11 сыйныф укучыларын алып килгәннәр.

Балалар биремнәр үтәгән арада филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының гомуми тел гыйлеме кафедрасы профессоры, шулай ук жюри рәисе Хәнисә Алишина укытучылар белән семинар уздырды. Биредә Вагай районы Тугыз мәктәбе укытучысы Венера Ибукова коллегаларын туган авылы, күренекле шәхесләре белән таныштырды.

Төмән районы Муллаш мәктәбе укытучысы Азалия Габдрахимова туган тел дәресләрендә замана технологияләрне уңышлы куллану турында сөйләде. Хәнисә Алишина укучылар һәм укытучыларга татар телен саклап калуда башкарган олы хезмәтләренә югары бәя биреп, «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән булдырылган бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100