news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучыларга яңа әсбаплар тараттылар

Дәреслекләрне, уку китапларын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы бушлай җибәргән.

Төмәндә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучыларга яңа әсбаплар тараттылар
http://yanarish72.ru

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаева татар телен өйрәнүчеләргә яңа дәреслекләр бирүләре турында яза.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучылар өчен яңа уку китапларын Төмән өлкәсенең «Истоки» татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр коммерцияле булмаган партнерлыгы Тубыл шәһәрендәге 15, 17 нче мәктәпләргә, районнарда урнашкан авыл мәктәпләренә тараттылар.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, түгәрәкләрне дә мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлекләр барлыгы турында әлеге оешма рәисе Әлфия Әхтәм кызы Петухова сөйләде.

«Дәреслекләрне, уку китапларын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы безгә бушлай җибәрде. 100 процентка дәреслекләр белән тәэмин ителмәсәк тә, безгә бу зур ярдәм. Алар безнең Төмән мәгариф һәм фән департаменты белән хезмәттәшлектә эшлиләр. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты яңа китаплар алу өчен гариза яза.

Дәреслекләрне сатып алу мәктәпнең үз җаваплылыгы зонасы, күпме сатып алырга кирәклеген үзебез хәл итәбез. Без дәреслекләр белән тәэмин ителгән булсак та, Татарстан аларны Төмән өлкәсе мәктәпләренә ярдәм йөзеннән өстәмә фонд буларак җибәрә. Бу юлы укучыларыбызга, укытучыларга ошаган уку китапларын, дәреслекләрне алып килделәр. Кемдер алар буенча эшли инде, кемдер беренче тапкыр күрде. Алар безнен китапханә фондларын ныгытты.

Мәктәпләрдә кайчагында балалар саны арта, ә дәреслекләр, уку китаплары җитми. Шуңа күрә яңа уку китапларына һәр мәктәп шатланды, рәхмәтләрен әйтте. Мәктәпләр һәм «Истоки» оешмасыннан Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгына без рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде.

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы, «Истоки» оешмасының әгъзасы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова Вәчир, Дегтярева, Казанлы авыллары мәктәпләренә китаплар тапшырылганы турында әйтте. 

«Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында төзелгән уку китаплары буенча эшләү уңай. Безнең мәктәпкә татар теле дәреслеге — 1-11, әдәбият 10-11 сыйныфларга бирелде. Дәресләр кызыклы, эчтәлекле үтсен өчен презентацияләр, әңгәмәләр, аудио, видео мәгълүмат, яңа заманча технологияләр кулланып укучыда иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле һәм әдәбиятка мәхәббәт уятырга, ныклы белем бирү өчен һәр татар теле һәм әдәбият укытучысы тырышып эшли. Хәзер инде яңа әсбаплар буенча эшләү укытучыга да, укучыларга да күңеллерәк, уңайлырак булыр», — дип фикерләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100