Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабы башланды
Олимпиадада Төмән өлкәсе районнары этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән 9, 10, 11 сыйныфларның 36 укучысы катнаша.
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Төмәндә 21нче гимназия базасында татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Олимпиадада Төмән өлкәсе районнары этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән 9, 10, 11 сыйныфларның 36 укучысы катнаша.
Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен эшләгәндә, укытучылар өчен семинар оештырылган.
Җиңүчеләрне һәм призга лаек булучыларны бүләкләү Төмәндә февраль башында булачак, диелә матбугат хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз