news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татар мәдәнияте көннәрендә талантлар ачыкланды

Төмән өлкәсендә төрки телле халыкларның “Иртәнге йолдыз” балалар бәйгесе, “Халык сәнгате” һәм “Уйнагыз, гармуннар” фестивале узды.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Төмән районында төрки телле халыкларның “Иртәнге йолдыз” балалар бәйгесе, “Халык сәнгате” һәм “Уйнагыз, гармуннар” фестивале узды. Бу хакта "Тюменская линия" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Төмәндә татар мәдәнияте көннәрендә ике атна дәвамында концертлар бара. Иҗат коллективлары татар халкы йолаларын саклап, чыгышлары белән сөендерә. Төрле номинацияләрдә алар бер-берсе белән ярыша.

Татар мәдәнияте көннәрендә абсолют җиңүче булып Каскарин һәм Янтык муниципаль берләшмәсе танылды. Аларда иң күп санлы катнашучы – 120 кешеле булган.

Бәйгеләрдә төрле номинацияләрдә барлыгы 9 муниципаль берләшмәдән 370 кеше катнашты, дип хәбәр итә "Комсомольская правда - Тюмень" басмасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100