news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклау бәйрәме апрель азагына күчерелгән

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен иҗади бәйгеләргә нәтиҗә ясау һәм йомгаклау гала-концерты билгеләнгән вакытта түгел, ә соңрак узачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсендә февраль һәм март айларында үткәрелгән «Татар мәдәнияте көннәре-2020» милли мәдәният һәм сәнгать бәйрәменең ябылу тантанасы апрельгә кадәр кичектерелгән. Татар мәдәнияте көннәре Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.

Татар мәдәнияте кысаларында, Төмәндә XXIX «Таң йолдызы» төрки телле халыкларның балалар иҗаты өлкә бәйгесе, X «Халык сәнгате» үзешчән сәнгать иҗаты өлкә бәйгесе уздырылды. Шулай ук «Татар ашлары» өлкә бәйгесе игълан ителде.

Әлеге бәйгеләргә нәтиҗә ясау һәм йомгаклау гала-концерты 29 мартка билгеләнгән иде. Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен бу чаралар якынча 29 апрельгә күчерелгәнлеге хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100