Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә татар фольклор коллективлары бәйрәме уза
Төмән, Тубыл шәһәрләрендә, шулай ук Төмән өлкәсенең Түбән Тәүдә, Ялутор һәм Яркәү районнарында “Түгәрәк уен” дип исемләнгән II Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестивале ачылды.
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Төмән, Тубыл шәһәрләрендә, шулай ук Төмән өлкәсенең Түбән Тәүдә, Ялутор һәм Яркәү районнарында “Түгәрәк уен” дип исемләнгән II Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестивале ачылды.
Милли чарада Татарстан, Удмуртия, Мари Иле, Башкортстан, Кемерово, Свердлау, Самара, Әстерхан, Ульяновск, Чиләбе, Омск өлкәләреннән һәм Ханты-Манси автоном округыннан татар иҗади коллективлары катнаша.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль кысаларында милләттәшләребез үз иҗаты белән таныштырачак, фольклорны үстерүгә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, күрсәтмә дәресләр, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре узачак, милли кухняны тәкъдир итү булачак.
Бәйгедә катнашучылар «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокал коллективы», «Иң яхшы балалар фольклоры коллективы», «Бәетләрне һәм мөнәҗәтләрне иң яхшы башкаручы», «Традицион музыка коралларында иң яхшы уйнаучы», «Иң яхшы инструменталь коллектив» исемнәренә дәгъва итәчәк.
27 сентябрьдә Төмән драма театрында бәйрәм концерты узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз