news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә татар әдәбияты фонды ачылды

Матмасы микрорайонында урнашкан китапханәдә беренче татар әдәбияты фонды оештырылган.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Төмән шәһәрендәге китапханәдә татар әдәбияты фонды ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төмән шәһәренең Матмасы микрорайонында урнашкан 18 санлы китапханәсендә беренче татар әдәбияты фонды ачылды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны Пражская ур. 41 адресы буенча көтә диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot