Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә төнлә зур кибет бинасы янып беткән
Янгын башланып бер сәгать үткәннән соң, кибетнең түбәсе җимерелеп төшкән.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Төмән гипермаркетындагы төнге янгынның видеосы чыкты. Кремль урамында урнашкан кибетнең бер катлы бинасы янып беткән.
Төн уртасында Кремль урамында урнашкан кибетнең бер катлы бинасында янгын чыккан. Ялкын мизгел эчендә бинаны камап алган. Янгын башланып бер сәгать үткәннән соң, кибетнең түбәсе җимерелеп төшкән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын өч мең квадрат метр мәйданны юк иткән. Зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз