news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмәндә Себер ханлыгы башкаласы һәм мөселман дин әһелләренә һәйкәл кую ниятләнә
Һәйкәлнең берничә төрле проекты әзерләнгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Төмәндә Чинга-Тура һәм мөселман дин әһелләренә һәйкәл кую планлаштырыла. Бу хакта Төмән татарларының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Һәйкәлнең берничә төрле проекты әзерләнгән. Аны Төмән шәһәрендә урнаштыру күздә тотыла.
- Чинги Тура - Алтын Урданың Төмән өязе башкаласы саналган. Соңрак исә Себер ханлыгы, Үзбәк ханлыгы, Зур Урда ханлыгы башкаласы статусын йөрткән.
- Кала турында беренче мәгълүматлар 1375 еллар документларында күренә башлый. Аның исеме "тау (кыя) башындагы/ текә ярдагы шәһәр" дигәнне аңлата. Шәһәр Ермак тарафыннан таланып, яндырылган дип санала. 1586 елда исә аның урынында Төмән каласы барлыкка килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot